Вузларда "порядок" бармы?

  Вход на форум   логин       пароль   Забыли пароль? Регистрация
On-line:  

Раздел: 
Информатика татарча! / Укырга кердем! / Вузларда "порядок" бармы?

Страницы: 1  ответить новая тема

Автор Сообщение

Автор
Группа: Администратор
Сообщений: 80
Добавлено: 22-07-2004 01:58
Мин укырга кергэндэ (1994 ел) медалистларга собеседование уздыралар иде. Бераз белемебезне сораштыргач, безне кабул итеп алучыларыбыз ишек алдында торган такта тулы КАМАЗ машинасын бушатырга куштылар. Сез инде студентлар, диде арадан берсе.
Укыганда да башта булган белемемэ таяндым. Бер тапкыр гына бер бутылка сокка чыгып керэсе булды.
Хэзер узем "препод". Без укыган чакта группанын якынча 70%ы "белемле" булса, хәзер якынча 30%ы гына белем алырга омтыла. Вузга керуче абитуриентлар еш кына бик сай уйлыйлар. Акча гына бар эшне башкара дип, урта белем алу йортларында укымаучылар табыла. Вуз тәмамлаганнар арасында да берни белми торган белгечләр бар.
ЕГЭ илне наданлыктан саклау максатыннан ясала башлады. Тик ул килеп нинди узгэрешлэр ясый алыр? Урта, югары уку йортларында тэртип булырмы? Сез укырга кергэндә нинди проблемаларга юлыктыгыз? Сез укырга кергэндэ хэллэр ничек иде? Килэчэккэ нинди планнар бар? Алдан ук уйлашыйк, дуслар!

Автор
Группа: Администратор
Сообщений: 80
Добавлено: 30-11-2004 22:26
Белоруссиядэ укырга кергендэ мэгаллимнэр белэн бергэ студентлар да ришвэтчелек булдырмау буенча документка кул куеп керэлер. Ришвэт теркэлу очрагында ике як та гаепле санала. Тулырак

Страницы: 1  ответить новая тема
Раздел: 
Информатика татарча! / Укырга кердем! / Вузларда "порядок" бармы?

KXK.RU